Friday 7th of August 2026 04:06:46 PM

Яшь җырчы Рөстәм Хәсәеновның әнисе Әлфинә: «Гомеремне балаларга багышлавым акланган»

Яшь җырчы Рөстәм Хәсәеновның әнисе Әлфинә: «Гомеремне балаларга багышлавым акланган»

Рөстәм Хөсәенов — бик талантлы җырчы егет, бик күп бәйгеләрдә җиңүче, санап бетергесез дипломнар иясе. Әле бик яшь булса да, ул бик күп рәсми чараларда Татарстанга килгән хөрмәтле кунаклар алдында чыгыш ясый. Баланы татар җанлы итеп тәрбияләүдә, дөрес юл күрсәтүдә, гаиләнең өлеше зур. Бу хакта Рөстәмнең әнисе Әлфинә ханым Хөсәенова белән сөйләштек.

Әлфинә ханым, сез ничә яшьтә әни булдыгыз?

Мин 20 яшьтә кияүгә чыктым да 21 яшемдә беренче тапкыр әни булдым — улым Айнурны алып кайттым. Ул вакытта Мәдәният һәм сәнгать институтында укый идём. Ике ел укыдым да, ял алдым, аннан читтән торып укып бетердем инде. Хәзер олы улымның үзенең гаиләсе бар, мин – әби, 2,5 яшьлек оныгым — Хәятем бар.

Нәкъ 10 елдан соң Рөстәм улым туды. Беренче бала белән мин әле яшь әни идём, күп нәрсәгә өйрәнә башлаган гына вакыт, тәҗрибә юк, шуңа күрә әти-әни өчен беренче бала уенчык кебек була бит инде. Ә 10 елдан соң Рөстәмне бик зур теләк белән алып кайттым. Минем бик нык бала имезәсем, рәхәтләнеп яратасым килде. Әлбәттә, олы малаемны да бик теләп, зур кыенлыклар аша үтеп алып кайттым, улларымны бик яратам. Мин бик бала җанлы әни. Бу хакта миңа башкалар да әйтә, хәтта балалар үзләре дә: «Әни, бер кешенең дә әнисе синең кебек түгел», — диләр (көлә).

Шундый әни инде мин, һәрвакыт балаларны беренче урынга куйдым һәм куям. Икенче яктан караганда, ул дөрес үк тә түгелдер инде…

Бервакытта да карьераны беренче урынга куймадым, беренче урында гаилә һәм балалар булды. Шундый мисал китерәм: олы улым беренче сыйныфка укырга кергәч, мин эштән киттем. Ул вакытта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшли идём. Балага дөрес тәрбия бирергә, аны укытырга теләдем. Әлбәттә, ул вакытта өйдә утыру өчен мөмкинлегем дә бар иде. Олы улым музыка мәктәбендә дә укыды, кая гына йөртмәдем инде мин аны.

Мин инде 15 ел иминиятләштерү өлкәсендә эшлим. 5 ел элек, Рөстәм иҗат дөньясына тирәнтен керә башлагач, мин өйдән, ягъни дистанцион рәвештә эшли башладым. Бөтен вакытымны Рөстәмгә багышлыйм.

«Минем бик нык бала имезәсем, рәхәтләнеп яратасым килде»

Сез үзегез дә музыка юнәлешендә белем алгансыз. Җырлау хыялыгыз идеме?

Мин үзем дә кечкенәдән җырладым, бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Мин — Саба районы кызы. Саба данын яклап җырлап йөри идём. 10-11 сыйныфларда укыганда «Сандугач керде күңелгә» дигән бәйгедә катнаштым, аннан биш баланы сайлап алдылар да Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керттеләр, мин алар арасында идём. Безгә Клара Әкрамовна, Зилә Даяновна кебек олуг шәхесләрдә уку бәхете татыды. Мин вокал буенча ике ел гына укыдым, аннан икътисад буенча укып бетердем.

Хәзер җырлыйсызмы?

Сәхнәләрдә җырламыйм инде, мин бөтен гомеремне гаиләгә, балаларга багышладым. Вакытында Зөфәр Хәйретдинов белән дә эшләдем, гастрольләргә дә чыгып йөрдем. Сабада район мәдәният йорты директоры булып та, сәнгать җитәкчесе булып та эшләдем. Мин ул өлкәне яхшы беләм. Шуңа Рөстәмне бер дә иҗат өлкәсенә, шоу-бизнеска кертәсем килмәгән иде. Аллаһы Тәгалә юлларны Үзе ача.

Әйткәнемчә, олы улым да музыка буенча белем алды, биш ел укыды. Соңыннан ул: «Әни бу минеке түгел, укуны ташлыйм әле», — диде. Шул вакытта балама каршы чыкмаганым өчен мин Аллаһыма рәхмәтлемен. Хәзер олы улым — хәзрәт. Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбен тәмамлады, БДИларны 100 баллга биргән бала ул. IT-лицейны да тәмамлады. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дә белем алды. Бик горурланам: улым хөрмәтле кеше. Алган һөнәре буенча да эшли, күп вакытын дингә багышлый, балаларга белем бирә. Һәр эшен яратып башкара. Шуны әйтәсем килә: гомеремне балаларга багышлавым акланган. Мин Аллаһыма мең шөкер әйтеп яшим, милләтебезгә, динебезгә файдалы балалар үстерәм икән дип, күңелем тыныч.

Мин аларга гел үз тормышымнан мисал китереп, үземнең хаталар аша аңлатам. Балаларны үз фикерләрен әйтергә, дөреслекне дәлилләргә өйрәтәм. Хаклы икәнсез, сүзегезне әйтергә курыкмагыз, дим. Хаксыз, булсагыз дәшмәгез яки гафу үтенегез дим. Башыгызны иеп, бөкрәеп йөрмәгез, туры басып йөрегез дим.

Балаларымны хатын-кызны хөрмәт итәргә өйрәтәм. Артык түгел, тиешенчә. Мин үзем аларга дөрес тәрбия бирәм дип уйлыйм инде. Безгә татар милләтен саклый торган балалар үстерергә кирәк бит. Нәрсә сөйләгәннәрен аңлый, һәр сүзләре өчен җавап тота ала торган балалар тәрбиялим, дип уйлыйм.

Хәзер дә кайбер кеше: «Әлфинә, син шундый матур җырлыйсың, нигә үзең сәхнәгә чыкмыйсың?» — диләр. Минем үземә көч калмый. Мин барлыгым белән — Рөстәмдә. Олы улыма да ярдәм итәргә тырышам, алар минем ярдәмгә мохтаҗ да түгел инде, борчымаска тырышалар.

«Мин барлыгым белән — Рөстәмдә»

«Балаларыма «Аллаһ биргәнем» дип эндәшәм»

Сезнең гаиләдә мәдәни тормыш һәм дини тормыш үрелеп бара, димәк.

Әйе, без, гомумән, дин һәм сәнгать үрелеп бара торган заманда яшибез бит. Ике ел элек әти ягыннан шәҗәрәне эшләттек һәм XXVI гасырга кадәр барып җиттек. Безнең нәселдә аксакаллар булган, архивта ул аерым билге белән тамгалана икән. Ике бабам бик зур дини кеше булган. Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсе белән бәйле булганнар, дигән мәгълүмат та бар, аны белешеп бетерәсе бар әле. Ул тәрбия каннан килә. Миңа әни кечкенәдән догалар өйрәтте. Әни дога укымаса, йоклап китә алмый идём. Минем ике балам да, дога укымасам, йоклап китә алмый иде. Белгән догаларны сәгатьләр буе көйләп утыра идём. Үз вакытында ул тәрбия минем калебемә ничек сеңгән булса, балаларыма да шулай сеңгән.

Беләсезме, мин балаларыма исемнәре белән эндәшмим – «Аллаһ биргәнем» дип эндәшәм. Чөнки мин беләм: алар — Аллаһның миңа биргән иң зур бүләге. Аларның бу тормышта үз урыны, үз юлы, үз бурычы бар, алар бу тормышта кирәкле кешеләр.

Аллаһы Тәгалә һәр балага сәләт бирә. Биш процентны Аллаһы Тәгалә бирсә, 95 проценты — хезмәт. Рөстәмгә карата күп кеше: «Рөстәмдә талант инде анда, талант!» — диләр. Әйе, Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне биргән, аны вакытында күрә белергә, үстерергә, мөмкинлекләр ачарга да кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе була.

«Рөстәмгә бию, җыр, шигырь ятлау җиңел бирелә иде»

Рөстәмгә карата ул күреп өлгерү вакыты кайчан булды?

Иң башта ул олы малайда күренде, ул лицейда чаралар алып барды, баянда, гармунда уйный иде. Рөстәм туганда абыйсы музыка мәктәбендә баян классында укый иде. Өйдә баян партияләрен өйрәнгәнен Рөстәм күреп үсте. Абыйсы Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен ятлаган арада, Рөстәм үзенчә, аңлашылмый торган телендә миңа килеп сөйли иде. Абыйсы баянда уйный — Рөстәм бии. Кунакка барсак — җырлыйбыз. Өйдә һәрвакыт Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырлары уйнап торды. Шул аңа сеңгән. Рөстәмгә бию, җыр, шигырь ятлау җиңел бирелә иде. Кечкенәдән күренде ул. Ә инде олы улым 14 яшьтән дин юлына басты. Аннан инде музыканы ташлады, хәтта инструментларда да уйнамый.

Рөстәм бик күп бәйгеләрдә җиңгән. Сезнең өчен кайсы җиңүе иң зурысы?

Җиңүләр дә — сынау, барысын да дөрес аңларга, кабул итәргә кирәк. Әйе, Рөстәмнең җиңүләре бик күп, аның 150 кубогы, санап бетереп булмаслык дипломы бар. Иң зур җиңүләренә килгәндә, 2022 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңеп Татарстаныбыз Рәисе стипендиясенә ия булуы һәм Россия күләмендә уза торган Денис Мацуев исемендәге «Новые Имена» бәйгесендә 74 төбәктән килгән 1718 катнашучы арасыннан Татарстаныбыздан бердәнбер җиңүче булуы һәм стипендиягә ия булуыдыр мөгаен. Әлбәттә, барысы артында зур хезмәт ята, чөнки барысы да минем иләк аша үтә.

Минем сөенечтән бер дә утырып елаганым юк иде, ә быел Рамазан аенда утырып үкси-үкси ун минут еладым. Рөстәмне быел Республикакүләм ифтарга азан әйтергә чакырдылар. Бу минем өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң югары дәрәҗә иде. Кайттым да Аллаһыма рәхмәтләр укый-укый еладым. Ун мең кеше алдында 15 яшьлек бала азан әйтте!

«Рөстәмгә «йолдыз чире» янамый»

Хәзер Рөстәм бик күп рәсми чарада катнаша. Ул барыбер үсмер бит әле. «Йолдыз чире»н дә эләктермәсен һәм шул ук вакытта үзенең дәрәҗәсен дә белсен өчен ничек тәрбиялисез?

Бездә тәрбиянең төп нигезе — дин, әдәп-әхлак. Әлбәттә, баланы дөрес тәрбияләү ата-ананың төп бурычы. Бала тәрбиясе өчен теге дөньяда әти-әни җавап бирәчәк. Тамашачы алдында нинди булырга кирәклеген аңлатам. Син халык белән ихлас булырга, халыкны хөрмәт итәргә тиеш, дим. Мин аларга гел әйттем: дингә, Аллаһка хөрмәт булса, шөкер итсәң — дөрес юлдан барачаксың. «Йолдыз чире» нәрсә ул? Ул — тәкәбберлек, борынны чөю. Тәкәбберлек диндә иң зур гөнаһларның берсе. Ул Рөстәмгә янамый, дип уйлыйм, чөнки ул абыйсыннан дини гыйлем ала. Бу яктан без абыйсы белән бик тырышабыз.

Әлбәттә, шоу-бизнес өлкәсендә «йолдыз чире» шундый хәтәр әйбер. Социаль челтәрләрдә бик күп матур сүзләр язалар, сәхнәгә чыккач ничек алкышлыйлар! Аны эләктерү бик җиңел, аның начар әйбер икәнен белү бик мөһим.

Мин аңа хәзер үк ул кубоклар, медальләр, алкышлар — вакытлыча, дип аңлатам. Мин биргән тәрбия — гомерлек. Әти-әни, баласына дөрес тәрбия биреп, үзләренең киләчәкләренә, картлыкларына инвестиция ясый. Балалар өчен сөенеп тора торган матур картлык булсын иде. Шуның өчен тырышу инде бу.

Яшүсмерләр арасында көнләшү дә бардыр, кабул итәргә ничек өйрәтәсез?

Әйе, Рөстәмнән көлүчеләр дә булды. Бер вакыт үзенең диндә икәнен яшереп тә йөрде, лагерьларда намазын укымады. Бер ел элек ул үсеш кичерде, Кырымга лагерьга баргач, бер намазын калдырмады. Бүгенге көндә ул беренче урынга дөньяви мәшәкатьне түгел, ә динне куя. Мин моңа бик сөенәм. Былтыр җәй көне аның белән җомга намазларына иптәшләре дә йөри башлады. Аның янындагы кешеләр дә үзгәрә. Рөстәм 187 нче гимназиянең 9 сыйныфын тәмамлады. Бик әйбәт билгеләргә генә укып, кызыл аттестат алды. Имтиханнар тапшырып, Әүхәдиев исемендәге көллияткә укырга керде.

«Рөстәм – яшьтәшләре өчен, балалар өчен үрнәк»

Олы улыгыз кебек, Рөстәм дә музыкадан читләшер дип уйламыйсызмы?

Тырышлык — бездән, ә нәтиҗә Аллаһтан бит ул. Мин ул хакта бер сүз дә әйтә алмыйм. Рөстәм хәзер тагын бер юнәлештә эшли башлады, ул вокаль аранжировкалар ясый, анда музыка кораллары кулланылмый, бары тик үз тавыш мөмкинлекләре белән ясала. Рөстәм уен коралларын бик ярата. Минем бурычым — аны дөрес юлдан алып бару, калганы — Аллаһы Тәгалә кулында.

Рөстәм кебек җырларга тырышучы балалар да бардыр.

Рөстәм – яшьтәшләре өчен, балалар өчен үрнәк. Чөнки бик күпләр аның кебек җырларга тырыша. Социаль челтәрләрдә бик күп язалар. Әле ярты ел элек кенә 7 яшьлек бер бала язды, ул Уфадан. Әнисе мәрхүм, әбисе тәрбиясендә икән. Былтыр да бергә «Илһам чишмәсе» бәйгесендә катнаштылар. Рөстәм башкарган җырны нәкъ аныңча башкарды.

Соңыннан минем янга ул егетнең әбисе килде дә: «Рөстәм минем улымның кумиры, без аның чыгышларын тыңлап, өйрәнәбез», — диде. Мин аны конкурс вакытында ук аңлаган идём, чөнки мелизм, җырны тәкъдим итү нәкъ мин Рөстәмгә өйрәткәнгә охшаган иде. Соңыннан ул бала Рөстәмгә социаль челтәрдә үзе язды. Рөстәм абый, нәшидләр җырларга өйрәтә алмассызмы, ди. Без аңа видеолар җибәрдек, ул өйрәнгән — бәйгеләрдә беренче урыннар алды, быел да «Илһам чишмәсе»ндә беренче урын алды. Бик булдыра торган бала.

«Әнидән башка рольләргә күчү тәҗрибә белән килә»

Балагыз өчен әни роленнән остаз яки тәнкыйтьче роленә күчү авырмы?

Мин бүген бала өчен әни дә, укытучы да, продюсер да, администратор да, видео төшерүче дә, ашарга пешерүче дә, машина йөртүче дә, психолог та, күңелен күтәрүче дә... Мин 100 процентка түгел, 1000 процентка үземне аның өчен бирәм дип уйлыйм, чөнки мин үз ресурсымны беләм. Әнидән башка рольләргә күчү тәҗрибә белән килә.

Сәхнәгә чыгар алдыннан мин аның чәчен ясыйм, битләрен карыйм. Костюмнарны да үзем уйлыйм, эскизларын ясыйм. Аннан дизайнер белән эшлибез. Гомумән, балаларга матур булыгыз, зәвыклы киенегез, дип торам.. Кемгә ничектер, әмма мин балаларга үрнәк итеп һәрвакыт безнең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны китерәм. Ул бик зәвыклы киенә, бик дөрес, матур итеп сөйләшә.

Миннән: «Кайчан балаңны «сюсюкать» итүдән туктыйсың», — дип тә көлгәлиләр. Артистлар бу эшләрне башкару өчен аерым кеше алып, аңа акча түлиләр. Туктагыз бу сүзләрне әйтүдән, башыгызны эшләтегез, диясе килә. Мин андый кешеләрне зәгыйфь аңлы дип кабул итәм.

Рөстәмнең үзенә дә: «Әле дә әнисе белән йөри», — дип әйткәлиләр. Беләсезме кем әйтә? Татарстанның атказанган артистлары. «Кайчан әниеңә ияреп йөрүдән туктыйсың?» — диләр. Ул бит үсмер, бу сүзләр аңа нык тия. Андый сүзләрдән соң бала белән күпме эшләргә, сөйләшергә кирәклеген аңлыймы ул кешеләр?! Рөстәмнең әнисе буларак, 18 яшенә кадәр мин аның өчен җаваплы. Ул балигъ булганчы аның янында булу — минем бурычым. Бигрәк тә шоу-бизнес дөньясында дөрес юл күрсәтүче кеше кирәк. Рөстәм — әнисе артына яшеренеп йөрүче бала түгел. Аның үз фикере, үз карашы бар. Минем янында булуым аны чикләү түгел, ә аны яклау һәм үстерү.

«Ул балигъ булганчы аның янында булу — минем бурычым»

Бу шул ук шоу-бизнес бит инде, Рөстәмгә үзеннән олырак хезмәттәшләре белән дә эшләргә туры килә. Алар тарафыннан Рөстәмгә карата мөнәсәбәт нинди? Хуплау бармы?

Бар иде... Ул кечерәк булганда сизелә иде. Салават абый Рөстәмгә зур өметләр баглады, ике-өч ел элек Рамазан аенда бик матур сүзләр әйтте. «Афәрин, минем улым да Рөстәм, Рөстәмнәр шундый булырга тиеш. Син — милләтне, сәнгатьне саклаучы», — дип, кочаклап, матур сүзләрен җиткергән иде. Шул бик нык күңелдә калды. Бик зур көч биргән иде ул.

Соңгы вакытка килгәндә, Рөстәм үсә барган саен, аны конкурент итеп күрәләр кебек. Ул олы артистлар белән концертларда катнаша, еш кына иң күп алкышлар Рөстәмгә була. Шуңамы икән, кайбер артистларда күренә ул әйбер. Бөтенесендә түгел! Бөтен артистны бер калыпка салырга ярамый. Бу әйбер бераз кәефне төшерә, әлбәттә. Халыкны алдап булмый, Рөстәмгә алкышларны мин сатып алмыйм, димәк, аның моңы халык күңеленә керә. Кубоклар, дипломнар, исемнәр — барысы да чүп, ә менә халык күңеленә керә алу… Ул бик зур әйбер!

Бик күп комментарийлар килә, шундый матур сүзләр язалар, мин халыкка шул кадәр рәхмәтле. Уфа халкы аны нык ярата, концерт оештыруны сорыйлар. Әни кеше, укытучысы буларак, миңа шундый рәхәт. Һәм бу миңа үземә дә бик күп көч бирә.

Рөстәмнең балачагы хезмәт белән генә уза кебек.

Бу баланың балачагы да юк, диючеләр бар. Рөстәмнең тормышы бары тик сәхнә һәм хезмәттән генә тормый. Мин аның хәлен һәрвакыт тоярга тырышам. Кайчан аңа тырышып эшләргә кирәклеген дә, кайчан ял итеп, күңел ачарга кирәклеген дә беләм. Күңеле күтәренке булганда алга барабыз, ә күңеле төшкән вакытта — мин күтәрергә тырышам. Мин балачагы юк диючеләргә Габдулла Тукай шигырен җавап итеп китерәм.

«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел»

Тәрбиягә килгәндә, Габдулла Тукайның шигырьләрендә шундый тирән мәгънә ята. Минем олы улым да аның шигырьләрен ярата, мин дә укыйм.

Гомумән, миңа олы улым бик ярдәм итә, минем белән сөйләшә. Ул бик укымышлы. Балалар җәйләрен Саба районы Иләбәр авылында үткәрә иде, мин шул авылдан. Улым гел китапханәгә йөри иде. Китапханәче Вәсилә апа: «Әлфинә, җаныкаем, син ничек бу баланы тәрбиялисең, ничек китапка мәхәббәт уяттың», — ди иде.

Олы улым миңа терәк. Рөстәм аша үземне күрсәтергә телим дип уйлаучылар да бар, башта бу сүзләр күңелемә тия иде. Алай дип уйлаучы кешеләр — сай акыллы. Акыллы кеше безнең хезмәтне күрә белә.

«Һәркем үзенә дөрес бәя бирә белергә тиеш»

Рөстәмне банкетларда да күргәнем бар. Эстрада артистларын яки кавер төркемнәр күрү гадәти хәл, ә бер туйда Рөстәмне ишетү бик үзенчәлекле булды.

Әйе, банкетларга бик күп чакыралар. Мин графикны үзем контрольдә тотам. Рөстәм кайда, кайчан чыгыш ясаячагын үзе дә белеп тора. Бәяләр кыйммәт түгел, чөнки аңа бала дип карыйлар һәм кыйммәтсенәләр. Шуны әйтәсем килә: һәркем үзенә дөрес бәя бирә белергә тиеш. Үзеңә дөрес бәя бирү — Аллаһның бик зур нигъмәте. «Улым, үзеңә дөрес бәя бир», — дим аңа. Кеше үзенең мөмкинлекләрен, хезмәтен һәм сәләтен дөрес бәяли белергә тиеш. Шул ук вакытта артист өчен халык мәхәббәте һәм халыкның бәясе дә бик мөһим. Чөнки сәхнәдәге хезмәтнең иң зур бәясе — тамашачының ихтирамы.

Рөстәмгә кызлар тарафыннан да игътибар күптер, Әлфинә ханым.

Рөстәмгә 16 яшь тулды. Артыннан кызлар күп йөри, бик күп язалар. Социаль челтәрләрдәге хатларга игьтибар итеп торам, чөнки бу куркыныч заманда баланың куркынычсызлыгын кайгырту – минем бурычым. Хәтта хатын-кызлар да яза. Кайвакыт чикне узучылар да була. Мәсәлән, чит илдән бер олы яшьтәге хатын-кыз Рөстәмгә социаль челтәрдә бик күп яза башлады, хәтта миңа шалтырата башлады, Рөстәмнең номеры дип уйлагандыр инде. Шундый вакытта мин тиешле карар кабул итәм һәм андыйларны блокка куям, Рөстәм ризалыгы белән, әлбәттә. Бу баламны чикләү түгел, ә аны саклау.

Мин ул кызларны аңлыйм да инде, нәрсәгә омтылганнарын да аңлыйм. Шунысы да бар: Рөстәм «Әни, рус кызына өйләнәм», — дисә, мин кабул итмәс идём. Беренчедән, алай булмаячак та, чөнки ул минем каршы булуымны белеп үсә, аның дөньяга карашы, тәрбиясе кечкенәдән шулай формалашкан. Ул кыз мөселман динен кабул иткән булса да, мин кабул итә алмас идём, чөнки ул татар мохитендә үсмәгән. Кеше үскән мохит аның карашларына һәм гаилә кыйммәтләренә тәэсир итә. Минем өчен ул кызның татар мохитендә үскән булуы мөһим. Ул хәзер сизелмәскә мөмкин, тик тора-бара ул аерма барыбер сизеләчәк. Мин – хөрмәтле әни, балалар мине хатыннары өчен ташлар, дип курыкмыйм. Минем максат — аларның тормышы белән идарә итү түгел, ә аларга дөрес юнәлеш бирү.

«Мин – хөрмәтле әни, балалар мине хатыннары өчен ташлар, дип курыкмыйм»

«Үземне иң бәхетле әни һәм әби, дип саныйм»

Үзегез кыз бала турында хыялланасызмы?

Кыз алып кайту турындамы? Ю-у-ук (көлә). Хәзер юк. Минем оныгым бар. Әле иншәәАллаһ тагын оныклар булыр. Оныгым белән безнең арада шундый көчле мәхәббәт, белсәгез.

Хәзер киленем дә бар. Ул бала безгә килен булып килгәч, балаларны үбеп, кочаклап, назлап торуыма шаккаткан иде. Аның өчен мондый мөнәсәбәт ятрак иде, ә хәзер ул үзе дә шундый.

«Хәзер исә мин үземне иң бәхетле әни һәм әби дип саныйм»

Димәк, килен — кайнана мөнәсәбәтләре әйбәт?

Әйбәт. Ә беләсезме нигә әйбәт? Мин дә бит «шикәр» түгел. Минемчә, моның сәбәбе тәрбиягә тоташа. Мин улларымны гаиләдә хатын-кызны хөрмәт итәргә, җаваплы булырга өйрәтеп үстердем. Айнур гаилә корган беренче көннәрдән үк хатыны белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыра белде. Шуңа күрә киленем белән минем арада да хөрмәт һәм җылылык бар. Ул мин аңлатканны аңлый, минем сүзләрне дөрес кабул итә. Бер-беребезне аңлап яшибез. Мин усал күренәмдер, тик эчтән мин бик йомшак, бер яхшылыкны мәңге онытмыйм.

Сез үзегезне Саба районыннан дидегез, сезнең әти-әниегез исәнме?

Минем әти дә, әни дә бакыйлыкка күчте. 10 ай элек әни үлеп китте. Аның кайгысын күтәрә алмыйча, ике ай да тормыйча, әти үлеп китте. Минем әти дә әни дә бала җанлы иде, без биш бала үстек, мин — дүртенче бала. Алар икесе дә авыр хезмәттә иде. Әни башта сыер савучы булган, аннан тимер-бетон заводында кранда эшләде, әти тракторчы иде. Мин әти белән эшкә дә йөри идём. Әти минем белән дәрес әзерли, шигырьләр өйрәтә иде. Әни ягыннан — ашату, догалар өйрәтү булды, әни безне шулай саклаган.

Хәзер исә мин үземне иң бәхетле әни һәм әби дип саныйм, Әлхәмдүлилләһ. Балаларым — иң зур терәгем.

Рәхмәт Сезгә әңгәмә өчен!