Saturday 30th of May 2026 05:31:44 PM

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнүче эшче һөнәр аталды

Россиядә эшче белгечлекләре арасында иң югары хезмәт хакы түләнүче һөнәр — эретеп ябыштыручы булып чыкты.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов хәбәр иткән.

Белгеч сүзләренчә, аеруча вахта ысулы белән эшләүче эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур. 2026 ел башында бу тармактагы уртача хезмәт хакы айга 267,3 мең сумга җиткән.

“Эретеп ябыштыручылар хезмәт базарында керем дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда тора”, — дип белдергән Сафонов.

Эксперт аңлатканча, мондый югары хезмәт хаклары кадрлар җитмәү, белгечләргә ихтыяҗ арту, шулай ук вахта форматы, сезонлы эш һәм район коэффициентлары белән бәйле.

Шул ук вакытта Россия буенча уртача тәкъдим ителгән хезмәт хакы 100 мең сум тирәсе булса, базар буенча реаль уртача күрсәткеч 142–162 мең сум тәшкил итә.

Иң зур керемнәрне нефть-газ тармагы, магистраль торбаүткәргечләр төзелеше һәм атом энергетикасы объектларында эшләүче белгечләр ала. Андый хезмәткәрләрнең айлык кереме 330 мең сумнан алып 540 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.