Сабантуйлар алдыннан бирнә, бүләк җыю – элек-электән килгән матур йола. Казан шәһәре Хезмәт туена бүләк җыеп йөрү дә инде күптәннән күркәм гореф-гадәтләрнең берсе булып тора. Бирнә җыю гореф-гадәтен «Интертат» журналистлары Юлай Низаев белән Милена Новикова да тамаша кылды.
Бирнә җыю әллә Каз өмәсенә әйләндеме?
Әлеге матур һәм бәйрәм шатлыгы белән тулы вакыйганы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Казан дәүләт мәдәният институты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән берлектә оештыра.
Бүләк җыю Бауман урамының Кремль ягында башында урнашкан Фәннәр академиясе янындагы мәйданчыкта узды бу юлы. Быел атлар җигеп, танылган алып баручы Айзилә Батырхановалар сөрән салып ярты шәһәр буйма-буй уралмады. Ярый, һава торышы да бүген кояш нурларына юмарт булмады, аннары ат малкаен да каланың таш җәелгән, асфальт түшәлгән урамнарыннан йөртү кирәк гамәл түгел. Жәллим мин, ат бит ул акыллы хайван, гомер-гомергә авыл кешесенең дусты, яраткан һәм үзгә бер карашта булган малы.
Иң башта Тинчурин театры артистлары чыгышын тамаша кылдык. Алар спектакльдән өзек күрсәтте, тик «Каз өмәсе» бәйрәмен сурәтләгән күренешнең монда нинди кысылышы бар микән соң?! Һич булмаса, тырыш игенчеләребезне данга күмгән җырлар да күп бит!
«Сабантуй бәйрәме – безнең бердәмлекне исбатлый»
Иң башта сөрәнчеләрне һәм җыелган халыкны Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде:
Сабантуйга бүләк җыю – елдан-ел авылларда, район җирлекләрендә, шәһәрләрдә популярлаша. Чыннан да Сабантуй бәйрәме – безнең бердәмлекне исбатлый. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, быелгы ел – Халыклар бердәмлеге елы. Зур вакыйга, бөтенегезгә дә катнашуыгыз өчен рәхмәт, – дип белдерде ул.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева болай диде:
Бүген монда чит илләрдән килгән кунакларыбыз да катнаша. Сабантуй – халкыбызның иң яратып көтеп алган шатлыклы бәйрәме! Яңгыр сибәләп тора, димәк, игеннәребез мул уңышлар, келәт-амбарлар туп-тулы булып куандырыр, – дип әйтергә өлгердеме ректор ханым, әллә юкмы… Яңгыр ишә башлады…
Җыелган халыкны чакырып академия эченә керттеләр, бу мизгелләрдә бина җитәкчесе буларак Рифкать Нургалиевичның да бөтен кешеләрне: «Яңгыр астында калмагыз!» – дип чакыруын күрсәгез. Шуннан үзе үк киң итеп ишекләрне ачып куйды.
Иң шәп реклама – Путиннан!
Академиянең тамаша-тантаналар залына, икенче катка күтәрелдек. Бүләк җыю, ә дөресрәге – сәхнәгә чыгып тапшыру сәхнә түрендә дәвам итте.
Роза Әхмәдиева дәү әнкәсе өйрәткән яңгыр яудыру теләкләре белән сугарылган шигырен сөйләп тә таң калдырды барыбызны да!
Алга таба сүз «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдус Гыймалтдиновка бирелде.
Иң яхшы рекламаны Сабантуйга Казандагы «Россия – АСЕАН» саммиты көннәрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ясады, әлбәттә. Ул анда чит дәүләтләрдән, төрле илләрдән килгән кунакларны да мөмкинлекләренә карап калырга һәм Хезмәт туе бәйрәмен күреп китәргә чакырды. Елдагыча Сабантуй масштаблы үтүенә, иманым камил. Ихлас рәхмәтемне Фәннәр академиясенә ирештерәсем килә, чөнки галимнәребез милли традицияләребезне ныклап өйрәнеп халыкка кайтара. Сабантуй – бөек бәйрәм. Ә мәдәният институты – сәнгать ягыннан күпкырлылыгыбызны лаеклы саклый, – диде ул.
Шулай ук фикерләрен Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина әйтте һәм Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлады:
Минем өчен әлеге йолада катнашу – зур хөрмәт! Cезгә гореф-гадәтләрне саклап, аларны халыкка җиткереп, балаларга өйрәтеп яшәвегез өчен Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшинның да рәхмәтләрен ирештерәсем килә. Алдагы көннәрдә республикабыз, Казаныбыз чәчәк атсын, үсештә булсын, – дип билгеләп үтте җитәкче.
Әлбәттә, башка елларда ярты Казанны урагач, бүләкләр күбрәк һәм саллырак җыела иде. Ярый, быел да җитәрлек булды бугай. Сырлардан башлап, җәмәгать мунчаларыннан бүләкләргә кадәр булды.
Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю хәзер дә күңелле күренеш. Гадәттә, йорт хуҗасы бүләк җыючыларны капка алдында чыгып, бүләге белән көтеп ала. Бүләк җыюны тагын әле «бирнә җыю» дип тә әйтәләр. Миңа шәхсән, бирнә җыю дигәне күбрәк ошый. Татарстанымда укый һәм эшли башлагач кына мондый йола барлыгын белдем. Кайбер авылларда бу йолалар онытылып бара инде. Матур гадәтләрнең Казан хәтле Казанда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе – зур сөенеч.
- Әйткәндәй, 1998 нче елдан Казанда традицион Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю традициясе яңадан торгызылган. Сабантуй бәйрәмендә хезмәт кешесен хөрмәтләү өчен җыелган бүләкләр Сабантуй фондына тапшырылып бара.

