Медицина хезмәткәрләре көне — ак халатлы затларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерү, аларның катлаулы һәм җаваплы хезмәтен олылау өчен күркәм бер форсат. Авыл җирендә медицина хезмәткәре аеруча зур абруйга ия: ул — табиб та, киңәшче дә, коткаручы да, кайчак хәтта язмышларны уңай якка борып җибәрүче кеше дә. Чөнки авыл фельдшеры — бер үк вакытта берничә белгеч вазыйфасын үти.
Бүген без сезне бар гомерен туган авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган, 37 ел буе намуслы хезмәт куйган — Садриева Гөлназ Габит кызы белән таныштырабыз.
Гөлназ Садриева 1970 елның 22 июнендә бик бай табигатьле Әҗәкүл авылында дөньяга килә. Туган җиренә мәхәббәт, тормыш юлын сайлаганда да, аны читкә җибәрми, читкә киткәч тә кабат үз авылына кайтара. Бер һөнәргә, бер урынга тугрылык саклап, ул еллар дәвамында авылдашларының чиксез хөрмәтен казана.
Диплом алган яшь белгечне ерактагы Кама Аланы бистәсенә җибәрмәкче булалар. Әмма ерак җирләр, зур шәһәрләр кызыктырмый яшь кызны — аның туган якка, үз авылына кайтасы килә. Шулай итеп, Гөлназ Әҗәкүл фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт юлын башлап җибәрә һәм бүгенгәчә шул изге эшенә тугры кала.
Гөлназ Садриева:
«Бу һөнәрне сайлавыма бер мизгелгә дә үкенмим. Яшьлегемә яңадан әйләнеп кайтырга туры килсә дә, мин шушы юлны сайлар идём. Эшемне яратып, күңел биреп башкарам».
Ул балалар табибы да, терапевт та, кирәк чакта хирург та. Һәр очракта тиз арада дөрес карар кабул итәргә кирәк. Вакыт белән исәпләшергә мөмкинлек юк, чөнки кайчак кеше гомере минутларга бәйле.
37 еллык хезмәт дәверендә Гөлназ Габит кызына төрле хәлләр аша үтәргә туры килә. Аеруча киеренке, хәтта куркыныч мизгелләрдә дә сабырлыгын югалтмый. Өй шартларында бала тууны кабул итү кебек җаваплы эшләрне дә үз өстенә ала. Бу — һөнәрнең никадәр катлаулы һәм шул ук вакытта изге булуын ачык күрсәтә.
Яшәрүче авыл сулышы
Әҗәкүл — районда яшәрә баручы сирәк авылларның берсе: ул картаймый, ә киресенчә, яңарыш кичерә. Актанышка якын урнашуы нәтиҗәсендә соңгы елларда биредә яңа йортлар калкып чыга, яшь гаиләләр күченеп кайта. Хәтта ерак Себер якларыннан әйләнеп кайтучылар да бар. Авылда балалар тавышы яңгырап тора, тормыш кайный. Бүгенге көндә Гөлназ Садриева карамагында 259 кеше исәпләнә.
Халык саны структурасы да моны раслый: эшкә сәләтле яшьтәгеләр — 186 кеше, пенсионерлар — 56. Авылның иң өлкән кешесе 1939 елгы. Һәркайсының сәламәтлеге, тормыш хәле — Гөлназның игътибар үзәгендә.
Остаз эзеннән
Гөлназ Садриева үзенең һөнәри формалашуында остазы — Мәрьям апа Хәйретдинованы зур хөрмәт белән искә ала. Ул да гомер буе авыл фельдшеры булып эшләгән, тәҗрибәле белгеч була.
Яшь белгеч эшкә кайткач, Мәрьям апа, олы яшьтә булуына карамастан, аның янында кала. Санитарка вазифасында эшләп, ул Гөлназга һөнәр серләрен генә түгел, авыл халкы белән эшләү нечкәлекләрен дә өйрәтә.
Кеше күңелен дәвалаучы
Медицина — тәнне генә түгел, күңелне дә дәвалаый. Гөлназ — авылның ышанычлы киңәшчесе, психологы да. Тормыш авырлыклары белән очрашкан кешеләр, гаилә проблемалары булганнар — барысы да аның янына килә. Ул аларга сүз белән дә, гамәл белән дә ярдәм итәргә тырыша. Аеруча балалар язмышы куркыныч астында булганда, ул битараф кала алмый — медицинадан тыш та чаралар күрә.
Моннан тыш, ул җәмәгать тормышында да актив катнаша, Хатын-кызлар советы әгъзасы буларак, авылда тәрбия, аңлату эшләрен алып бара. Аның фикере, киңәше һәрчак әһәмиятле.
Тәҗрибәле фельдшер Гөлназ Садриева районның баш табиб урынбасары, гомумгамәли табиб Рөстәм Могътазиров белән кулга-кул тотынып эшли. Моннан башка мөмкин түгел. Авыл медицинасы сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Яңа җиһазлар, цифрлы технологияләр, эшне җиңеләйтүче системалар — болар барысы да фельдшер хезмәтен заманча дәрәҗәгә күтәрә.
Цифрлы мөмкинлекләр: вакыт белән бергә атлап
Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктлары цифрлаштыру дулкынына кушылды. Элек кәгазь журналлар белән тулган өстәлләр хәзер компьютерларга алышынды.
Гөлназ билгеләп үткәнчә, башлангыч чорда яңа система билгеле бер авырлыклар тудырса да, хәзер ул эшне күпкә җиңеләйтә. Пациентның электрон картасын бер мизгелдә табып, аның сәламәтлек тарихын тулысынча күзәтергә мөмкин.
Моннан тыш, медпункт заманча диагностик җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Мәсәлән, йөрәк эшчәнлеген тикшерү (ЭКГ) хәзер урында ук башкарыла. Диспансеризация чараларының күпчелеге фельдшер җаваплылыгында: кан анализлары алу, күз басымын үлчәү, антропометрик күрсәткечләрне теркәү — барысы да табибка кадәрге мөһим этап булып тора.
Хезмәтенең бәясе
Күпьеллык фидакарь хезмәт игътибарсыз калмый. Гөлназ Габитовна медицина хезмәткәрләренә карата дәүләт тарафыннан күрсәтелгән игътибарны югары бәяли.
Гөлназ Садриева:«Эш башлаган елларда медицина хезмәткәрләренең матди ягы бигрәк түбән иде. Шөкер, хәзер хезмәтебез югары бәяләнә. Президентыбызның махсус өстәмә түләүләре безгә бик нык ярдәм итә».
Аның тырышлыгы төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.
Гаилә — ышанычлы терәк
Авыл фельдшерының тормышы эш белән тыгыз үрелеп бара. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр, шуңа күрә гаилә әгъзалары да бу ритмга күнеккән.
Гөлназ апаның тормышында авыр сынаулар да була. Әмма ул сынмый, балалары өчен терәк булып кала, аларга лаеклы тәрбия бирә.
Улы Рим улы югары белем алып, бүген үз һөнәре буенча уңышлы эшли. Кызы Лиана — әнисенең иң якын ярдәмчесе, укуында да, тормышта да тырыш.
Тормыш юлы — спорт юлы
Гөлназның фидакарьлеге медицина өлкәсендә генә чикләнми — ул спорт дөньясында да үз эзен калдырган ханым. Хастаханәдә эшли башлаган елларыннан ук аны төрле ярышларга җәлеп итәләр. Күпләр аны ак халатлы шәфкать туташы буларак кына белсә, асылда ул — дистәләгән еллар дәвамында район данын яклап чыгыш ясаучы тәҗрибәле спортчы да.
Яшьлек елларында Гөлназ аеруча җиңел атлетика белән мавыга. Йөгереш юлларында үткәрелгән еллар аның хәтерендә аерым бер якты сәхифә булып саклана. Ул кыска һәм урта дистанцияләрдә — 100 һәм 400 метр араларында — югары нәтиҗәләр күрсәтә. Минзәлә шәһәрендә узган төбәкара ярышларда 100 метрга йөгерүдә беренче урын яулап, республика күләмендәге бәйгеләргә юл ала. 1993–1995 елларда команда составында эстафета йөгерешләрендә югары нәтиҗәләргә ирешә. Вакыт узу белән йөзү буенча да ярышларда катнаша башлый һәм биредә дә үзен лаеклы күрсәтә.
Быел Актаныш үзәк хастаханәсе командасы Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадада канат тарту буенча республикада икенче урын яулый. Әлеге җиңүдә Гөлназ апаның өлеше аеруча зур — ул команданың иң җаваплы ноктасында торып, җиңүгә ныклы өлеш кертә.
Еллар аңа көч өсти генә кебек: ул һаман да сафта, һаман да хәрәкәттә. Үзенең тырышлыгы, ныклыгы һәм тормыш сөючәнлеге белән Гөлназ Садрыева яшь буынга үрнәк булып тора, авыл данын ничек сакларга кирәклеген гамәлдә күрсәтә.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан ул үзенең хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен җиткерде:
Гөлназ Садриева:
«Барлык коллегаларымны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, эшегездә уңышлар телим. Тормышларыгызда иминлек, күңелләрегездә тынычлык, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын иде».
