Wednesday 5th of August 2026 12:25:38 PM

Владимир Путин СВО зонасында группировкалар җитәкчеләрен алыштырган

Президент Владимир Путин генерал-полковник Андрей Иванаевны –“Центр” группировкасы командующие, “Восток” группировкасының штаб башлыгы Пётр Болгаревны – шушы группировка командующие, ә “Центр” группировкасы штабы башлыгы Денис Ляминны – Россия Кораллы көчләренең пилотсыз гаскәрләр системалары җитәкчесе итеп билгеләгән.

Дәүләт башлыгы Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән киңәшмәсендә шул хакта хәбәр иткән, дип яза “ТАСС”.

“Центр” группировкасы – әйдәп баручы подразделениеләребезнең берсе. Ул Донецк халык республикасын азат итү буенча иң мөһим, җаваплы бурычларны башкарып килә. Бу группировкага кемнең җитәкчелек итәчәге – гади генә мәсьәлә түгел. Мин Иванаев Андрей Сергеевичның шушы эшкә күчүен сорыйм”, – дигән Владимир Путин.

“Центр”ның элекке командующие Валерий Солодчук тылның барлык хезмәтләре башлыгы итеп билгеләнгән.

“Восток” группировкасын аның штабы башлыгы Болгарев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул Көнчыгыш хәрби округы командующие вазыйфаларын башкарган.