Ленинград өлкәсенең Тосно районында югалган 12 яшьлек кызның мәетен тапканнар. Ул 2 июль кичендә «Захожье-5» бакчачылык ширкәте янындагы урманга гөмбә җыярга киткән була.
Әнисенең сүзләренчә, кыз соңгы тапкыр кичке бишләр тирәсендә элемтәгә чыккан. Ул әтисенә урман читендә гөмбә җыюын хәбәр иткән, шуннан соң телефоны сүнгән.
Видеокүзәтү камералары язмаларыннан күренгәнчә, мәктәп укучысы урманнан чыгып бакчачылык ширкәте территориясе буйлап барган, әмма өенә кайтып җитмәгән. Кызны эзләүгә волонтёрлар һәм җирле халык кушылган.
3 июль иртәсендә баланың мәетен тапканнар. Берничә федераль басма һәм Telegram-каналлар хәбәр иткәнчә, үлемнең җинаять белән бәйле булуы ихтимал. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кызның тәнендә көчләп үтерү билгеләре булган, шулай ук аңа карата көч кулланылган булуы да фаразлана.
Әлеге мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган. Хокук саклау органнары фаҗиганең барлык шартларын ачыклый.
