Monday 18th of May 2026 04:02:43 PM

Татарстан хаҗилары олы сәфәргә кузгалды

171 кешелек беренче дүрт төркем 16 майда Мәдинәгә очты. 17 майда тагын 450 кеше юлга чыкты. Соңгы төркем 20 майда китәчәк.

Быел Казаннан изге сәфәргә «ДУМ РТ Хаҗ» аша баручылар барысы да очкыч белән Мәдинәгә юл тота.

2026 елда хаҗга республикабыздан барлыгы 1800 кеше бара. Шул исәптән 200 махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары хаҗга республика җитәкчелеге тарафыннан җибәрелә. Сәфәргә чыгучыларның барысы да хаҗ гамәлләрен үтәү буенча теоретик әзерлек узды.

Юлда һәм хаҗ вакытында аларны Татарстаннан 20 табиб озатып йөриячәк һәм тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтәчәк – алар Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән җибәрелә. Медицина пунктлары тәүлек дәвамында кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында эшләячәк. Хаҗилар республикага 3 июньдә кайта башлаячак.