Friday 6th of March 2026 09:41:54 PM

Эрмитажда патша тәхетенә утырып караган ир-аттан 1 миллион сум түләткәннәр

Санкт-Петербург суды тарихи экспонатта – Мальта остасы ясаган патша тәхетенә утырып караган, җитмәсә әле аякларын да тәхет эскәмиясенә куеп җиффәргән ир-аттан матди зыян өчен түләткән. Тәхеткә утырып караудан 1 миллион сум чамасы зыян килгән. Бу хакта «Российская газета» шәһәр судларының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Миллин сум димәктән, Европаның иң яхшы тәхетләре исемлегенә кергән уникаль экспонатны төзәтү-төзекләндерү эшләре 825 813 сум 59 тиенгә төшкән. Шуңа дәүләт пошлинасы – 21 516 сум өстәлгән.

Тәхеттә утырып карау утыргычының сыгылуына китергән, бәрхет тукымасына һәм эскәмиясенә зыян салган. Эскәмиясе дә гади генә түгел: аяклары, бөркетнеке сымак, алтынсу йөгертеп, сырлап эшләнгән.

Әйтергә кирәк, музей хезмәткәрләре ир-атны тәхеткә утыру уеннан ничек кенә ваз кичтерергә тырышмасын, тегесе барыбер үзенекен иткән. Инде хәзер үзенең ачы тәҗрибәсендә музей экспонатларына кагылуның бик кыйммәткә төшәсен аңлагандыр, шәт.