Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның концерт директоры Вадим Фәтхинуров «KazanFirst» хәбәрчесенә җырчының авариядә җәрәхәтләнүенә, тагын ике кешенең зыян күрүенә бәйле хәлләр турында тәфсилләбрәк сөйләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: авария 28 февральдә Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автомобиль юлында килеп чыккан.
– Гөлназ Асаеваның бәрелгән-сугылган урынары күп. Хәзер хәле канәгатьләнерлек. Ләкин калган зыян күрүчеләр өчен нык борчыла. Бер биюче кызны хастаханәдән чыгардылар инде. Икенчесе әле табиблар күзәтүендә. Хәле – уртача. Башка машинада зыян күргән хатын-кыз бик авыр хәлдә. Аңа операция ясарга тиешләр иде. Интернетта, янәсе, Гөлназ концертларын кичектермәячәк, янәсе, без аның рульдә булганлыгын яшерәчәкбез, дигәнрәк ялган мәгълүматлар күренгәли. Беренчедән, кеше авыр хәлдә яткан бер мәлдә без ничек инде концертлар куя алабыз?! Икенчедән, без ул көнне Гөлназның рульдә булганлыгын яшермибез. Без зыянны капларга, зыян күрүченең дәвалануы өчен түләргә әзер, әмма аның туганнары безнең белән сөйләшми. Алар шок халәтендә, – дип билгеләп үткән ул.
Вадим Фәтхинуров әйтүенчә, авария һава торышының начар булуы сәбәпле килеп чыккан. Автомобиль юлда барган шәпкә «чыгымчылап», каршы як юлга килеп чыккан һәм башка машинага килеп бәрелгән. Гөлназ – халык алдында еш күренә торган, танылган шәхес, шуңа күрә төрле уйдырмалар да пәйда була, дигән концерт директоры.
– Без хәзер үзебез турында уйламыйбыз да инде. Авыр хәлдәге хатын-кызның исән калуы өчен дога кылабыз. Гөлназ елый, нык борчыла. Безнең бит эшкә, концертка барышыбыз иде. Һава торышы начар булган шартларда теләсә кем шундый хәлгә юлыгырга мөмкин. Без концертларны күчердек», – дип өстәгән Фәтхинуров.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
