Saturday 28th of February 2026 08:28:53 AM

Татарстанда кар, буран һәм томан көтелә

28 февраль көнне Татарстанда кар явуы көтелә, урыны белән буран булуы ихтимал. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -4...-9°, көнчыгышта аязганда -12°га кадәр. Көндез термометр баганалары -1..-6°га күтәреләчәк.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе, синоптиклар фаразлавынча, 28 февральдә республика территориясендә томан, көчле кар, юеш кар, күз күреме 1000 метрга кадәр начарланган буран, бозлавык, юлларда кар боткасы һәм кар көртләре ясалуы көтелә, дип кисәтә.