Ел ахырына кадәр Татарстанда халыкка ракета куркынычы турында хәбәр итә торган тавыш сиреналары өчен тагын 200 җайланма урнаштырырга ниятлиләр. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Илья Начвин шулай дип белдерде.
«Хәзер Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 547 тавыш сиренасы эшли. Ел ахырына кадәр тагын 200 шундый җайланма монтажларга уйлыйбыз. Төп максат – республикада сиреналарның гомуми санын 1,6 мең берәмлеккә җиткерү. Без бу эшне республикабызның һәр торак кварталын тавыш сиреналары белән тулысынча тәэмин итеп бетергәнче дәвам итәчәкбез», – дип искәртте ул.
Программаны 2028 елда тәмамларга ниятлиләр. Ул вакытка республиканың барлык зур торак пунктлары система белән тәэмин ителәчәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
