Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммтшинның Татарстан Дәүләт Соыветы Рәисе вазыйфасыннан китүенә бәйле рәвештә фикерен белдерде.
«Бик тантаналы көн. Барыбыз да биредә җыелдык. Ләкин сезгә шуны әйтергә телим, безнең эшчәнлектә гади мизгелләр юк һәм бу көн аерым әһәмияткә ия», – диде ул.
Минтимер Шәймиев дәүләт эшлеклеләренең җаваплылыгы һәм республика алдындагы бурыч турында да әйтте. «Без үз эшебезне, үз җаваплылыгыбызны беләбез һәм республикабызга хезмәт итәбез. Халык ышанычы бар. Без алга таба да шундый булып калырга тиеш дип саныйм», – диде Татарстан Дәүләт киңәшчесе.
