Friday 27th of February 2026 11:45:03 PM

Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башлыклары рейтингында икенче урынны алды

«Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге «Милли рейтинг» проекты кысаларында Россия Федерациясе субъектлары башлыклары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган чираттагы тикшерүне бастырып чыгарды.

«Милли рейтинг» нәтиҗәләре экспертлар җәмгыяте вәкилләренең читтән торып анкеталау, читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулар нигезендә алынды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов губернаторларның милли рейтингында икенче урынны алды.