Friday 8th of May 2026 11:21:29 AM

Табиб сәламәтлеккә янаган иртәнге ашлар турында сөйләде

Диетолог һәм эндрокринолог Антон Поляков aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәламәтлеккә зыян салу белән янаган иртәнге ашларны атап үткән.

“Аларның беркемгә дә файдасы юк, даими куллану исә симерүгә, шикәр чиренә китерергә мөмкин”, – дип басым ясап әйткән Поляков.

Белгеч сүзләренә караганда, биредә пешермичә генә сөткә салып ашый торган шоколад боҗралары, шарчыклар, солы бөртекләре кебек ризыклар турында сүз бара.

Ул иртән озак пешерелә торган боткага өстенлек бирергә киңәш иткән.

Шулай ук алма ашау буенча да киңәшләрен биргән. Аның искәртеп үтүенчә, әче алма ашказаны-эчәклектәге авырулар көчәйгәндә, лайласыман тышчаны ялкынсындырырга мөмкин. Гомумән, ашказаны-эчәк системасында көйсезлекләр күзәтелгән кешеләргә бу җимешне ашамау хәерле, дип билгеләп үткән ул.