Югары Ослан районында 47 яшьлек йөртүчегә хөкем карары чыгарганнар. Ул, телефонына мавыгып, ике кешенең үлеме белән төгәлләнгән авария китереп чыгарган.
Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Фаҗига узган елның 28 июлендә Казан – Ульяновск юлында булган. Суд йөк машинасы – Mercedes рулендәге ир-атның, игътибарын телефонга җәлеп итеп, рульдә баруын “онытып” җибәрүе аркасында “Лада Веста” машинасына килеп бәрелүен билгеләгән. Фаҗигадә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Суд ир-атны өч елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул колония-поселениедә “утырачак”.
