Thursday 5th of March 2026 02:38:48 PM

Россия армиясе СВО зонасында тагын бер бистәне азат иткән

Россия хәрбиләре Донецк халык республикасында Яровая торак пунктын контрольгә алган. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге бистәне “Запад” гаскәрләр төркеме подразделениеләре азат иткән. Бер тәүлек эчендә “Запад” гаскәрләр төркеменең җаваплылык зонасында 180ннән артыграк хәрби, өч хәрби машина, 17 автомобиль һәм ике артиллерия коралы юк ителгән. Яровая Донецк халык республикасының Краматорск районына керә. Ул Славянск-Краматорск агломерациясенең төньягында урнашкан.