Monday 15th of June 2026 04:48:46 PM

Министр: «Шәхси хуҗалыкларда сөт сатып алу бәяләре күтәрелми»

Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт бәяләре һәм складларда җыелып ята торган сөт ризыклары мәсьәләсенә дә тукталды.

– Кызганычка, бәяләр үсми. Авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сөт сатып алуның уртача бәясе 33,23 сумны тәшкил итә. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 20 процентка кимрәк. Шәхси хуҗалыкларда тагын да азрак: 25, 20 сум. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 31,19 процентка түбәнрәк, – диде ул.

Аның сүзләренчә, республикадагы предприятиеләр көн саен 3,9 мең тонна сөт эшкәртә. Узган ел 577 976 тонна сөт ризыгы әзерләнгән. Әчетелгән сөт ризыклары әзерләү – 6,2, атланмай – 0,5, сыр һәм эремчек 1,6 процентка кимегән.

– Җитештерү күләме кимүнең төп сәбәбе – кулланучыларның әзер сөт ризыкларын азрак сатып алуы һәм аларның складларда җыелып ятуы. Соңгы елларда заводлар яңартылды һәм күпчелеге сыр ясауны арттырды. Ләкин ул – кыйммәтле продукция. Шуңа күрә аларны азрак сатып алалар. Бу, үз чиратында, чимал сөтен эшкәртү күләмнәре кимүгә китерде. Шул ук вакытта кибеттәге сөт бәяләре шул ук килеш кала. Һәм бу күренеш бер бездә генә түгел, ә бөтен Россия буенча күзәтелә. Бөтен дөньяда шушы проблема турында сөйлиләр. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча артык әйтер сүзем дә юк, – диде Марат Җәббаров.

Сөт ризыклары чит илгә дә чыкмый тормый, югыйсә. Быел гомуми экспорт күләме 3 151, 45 тонна тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 53,3 процентка күбрәк. Иң күбе сөт сывороткасы сатылган – 1 319 тонна. Аннан соң чит илләргә сөт, каймак, туңдырма, сыер һәм эремчекне күпләп сатканнар.

– Охшаш хәлләр моңа кадәр дә булгалады, тик кешеләр сыерларын бөтенләй бетерерләр, дип уйламыйм. Хәзерге вакытта сыер тотучыларга ярдәм чаралары каралган. Бер сыерга 6300 сум акча бирелә. Ит өчен бозау алган кешеләргә дә быелдан ярдәм чарасы булдырылды. Андыйларга 35 мең сумга кадәр акча бирелә. Бу көннәрдә акчаларны күчереп бетерәчәкбез. Тик күпме генә тырышсак та, шәхси хуҗалыкларда сыерлар елдан-ел кими, – диде Марат Җәббаров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.