Кичә – 23 майда район үзәгендәге Ленин урамында «Тәрәзәңдә утың бар» дигән урам бәйрәме үткәрелде. Аны районыбызның күренекле журналисты, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова оештырды. Аңа шул урамда яшәүчеләр, тирә-күршеләр һәм иҗатташ дуслары ярдәм иттеләр.
Бәйрәм Ленин урамының вокзал мәйданыннан ерак түгел дүрт урам кисешкән урыныннан башланды. Гармун һәм халкыбызның яраткан җырларын җырлап узган «Сарман таңнары» һәм урамның җыр-моң яратучы кешеләрен капка төпләрендә күчтәнәч-бүләкләр белән каршы алдылар.
Ә бәйрәм үзе Сарманыбыз табигатенең матур почмагында – Минзәлә елгасы ярында үткәрелде. Мул табыннар артына шушы урамда яшәүчеләр генә түгел, күрше урамнардан да якын итеп килүчеләр җыелды.
Бәйрәмне Рәйханә Мирсәетова алып барды.
Тәрәзәңдә утың бар... Бу сүзләр үзләре үк тирән мәгънәгә ия. Кич җиткәч, авыл урамнарыннан үткәндә хәтерлисездер: күзләр ирексездән тәрәзәләргә төшә. Кайберләрендә ут иртә сүнә, ә кайберләрендә төн уртасына кадәр яна. Ул тәрәзәләр артында кемдер тәмләп чәй эчә, намазын укый, җырлый, кемдер уйлана, моңлана... Тәрәзәңдә утың бар – димәк, син исән, күршеләр исән, без исән, дигән сүз. Тәрәзәдәге ул утлар – минемчә, көтү билгесе. Ана баласын көтә, хатыны – ирен, ире хатынын көтә. Кайвакыт тәрәзәне карлар да каплап ала. Минем теләгем шул: аларда бураннар уйнамасын, аларга һәрвакыт кояш елмаеп карасын. Күрше тәрәзәсендә ут күренү – барыбыз өчен дә зур шатлык, – диде ул, бәйрәмне ачып.
Бәйрәмдә районыбызның хөрмәтле кешесе – кырык еллап гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, ике шигырьләр китабы бастырган Соббух хәзрәт Сабирҗанов катнашты.
Хөрмәтле кунаклар! Бу дөньяда яшәгәндә, Аллаһыбызның рәхмәтен һәрвакыт тоеп торабыз. Гаиләләребез иминлектә яшәсен, балаларыбыз һәм оныкларыбызга да һәрвакыт Аллаһының рәхмәтендә булырга әйләсен, – диде ул.
Соббух абый иң элек азан әйтте. Матур табигать кочагында ул аеруча моңлы һәм аһәңле яңгырады. Шушы урамда яшәгән һәм инде бакыйлыкка күчкәннәр, бәйрәмдә катнашучыларның мәңгелек йорттан урын алган якыннары искә алынды, алар рухына багышлап Коръән аятьләре һәм догалар укылды.
Соңыннан сүз сәнгатькә, җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталарга бирелде. Каләм тибрәтүчеләр үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Яраткан шагыйрәләребез Айсылу Кәлимуллина, Җәлилдән Гөлгенә Мәрдәмшина һәм башкалар көн кадагына туры килә торган иҗат җимешләрен укыдылар, шигырь сөючеләребез Роза Гайфуллина, Гөлүсә Галиуллина һәм башкалар халкыбызның гамьле шигырьләре белән сөендерделәр, күпкырлы талант иясе Рәйханә Мирсәетова, Илшат Шәйгалләмов, Анна Гомәрова, Фирдания Гәрәйханова, Вәзимә Сафина, Альбира Шәрифуллина, Рәмилә Салихова, Галия Гәрәева, Алия Шаяпова, Дифинә Дәүләтова кебек җырчыларыбыз җыр суздылар, артистлык сәләте булганнар кызыклы скетчлар куйдылар, ә балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Соббух абыйның гамьле шигырьләре һәм моңлы җыры да бәйрәмдә катнашучылар өчен матур бүләк булды. Мортамак авылыннан «Чишмә» ансамбле коллективы да бәйрәмне ямьләүгә үзеннән зур өлеш кертте.
Аллаһы Тәгалә каршында иң олы хаклардан беренчесе – ата-ана хакы, икенчесе – туганлык, өченчесе – күршеләр хакы. Күрше хакы – Аллаһ хакы, ди бит халкыбыз да. Илебездә, республикада җитәкчеләребез, башлыкларыбыз тәкъдиме белән күршеләр бәйрәме дә үткәрелә. Бүгенгесе дә – шундыйларның берсе, дисәк тә ялгыш булмас. Монда урамдашлар гына түгел, беренче чиратта, күршеләр җыелган, янәшә урамнардан килүчеләр дә бар. Ә без Сарманга терәлеп торган авылдан килдек. Татар халкында, күршелек кырык йортка кадәр бара, дигән сүз бар. Димәк, без монда барыбыз да – күршеләр. Барыбыз да – кайсыбызның да булса күршесе. Алар дус булса, янәшә илләр бер-берсе белән тату яшәсә, тормышыбыз да матур булыр, – диде Мортамак авылы ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова.
Кыскасы, бәйрәм күпкырлы бизәкләргә, күңелле мизгелләргә бай булды. Ул беркемне дә битараф калдырмады, һәркем аннан күп вакытларга җитәрлек күңел күтәренкелеге, иҗади омтылыш, күңелләренә җылылык һәм яшәү дәрте алды. Анда катнашучылар: «Мондый бәйрәм киләсе елларда да оештырылсын иде», – дигән теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Алар шулай ук бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән әлеге урам кешеләре Тәнзилә Нуретдиновага, Вәсилә Мәрданова, Рәзинә Мөхлисуллина, Фәүзия Гамирова, Равия Хаҗиева, Даимә Кәлимуллина, Розалия Сәгыйтова, Рамил һәм Фәйрүзә Җамалетдиновлар, Гөлнара ханымга, Рәйханә Мирсәетованың гаиләсе һәм якыннарына, башкаларга бик рәхмәтле калдылар. Минзәлә елгасы буенда үсеп утырган талларга да, уралып, күпме җыр һәм моң калды.

