Monday 23rd of February 2026 10:08:00 PM

Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Бүген Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Россия Герое Александр Лапин, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, патриотик һәм яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре катнашты.

Яшь армиячеләр, студент отрядлары, «Яшь гвардия» вәкилләре һәм махсус хәрби операция волонтёрлары, Мәңгелек утка таба коридор ясап, ике рәткә тезелде. Мактаулы каравыл Казан танк училищесы оркестры көенә венок алып чыкты һәм аны мемориалга куйды. Аннары бер минут тынлык игълан ителде.

Оркестр дәүләт гимннарын башкарганнан соң, барлык катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды. Бер минутта мемориал кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде.

«Яу кырында батырларча һәлак булганнарның истәлеген саклау мөһим. «Сугышчы ике тапкыр үлә: сугышта гомере өзелгәч бер һәм аның турында оныткач бер», дигән әйтем бар. Безнең геройларыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре яшь буынга тапшырылырга тиеш», — дип билгеләп үтте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков.