Татарстанда 1–8 июль көннәрендә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узды.
Бер атна дәвамында республика буенча 700дән артык чара оештырылып, аларда 250 меңнән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм республикадагы ЗАГС бүлекләре шәһәр-район хакимиятләре белән берлектә бәйрәм концертлары, гаилә альбомнары һәм туй фотолары күргәзмәләре, балалар рәсемнәре конкурслары, спорт ярышлары, әдәби очрашулар һәм мастер-класслар үткәрде. Чаралар паркларда, скверларда, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда һәм яшьләр үзәкләрендә узды.
«Гаилә атнасы» кысаларында 50, 60 һәм 70 ел бергә гомер иткән 650 юбиляр гаилә хөрмәтләнде. Моннан тыш, 150 күп балалы гаиләгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның 80 гаиләсенә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Традиция буенча, 25 елдан артык иңгә-иң гомер кичергән 120 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада 150 пар никахларын рәсми теркәде.
Атнаның иң истәлекле вакыйгаларының берсе 5 июльдә Казандагы Осталар үзәгендә узган «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале булды. Биредә катнашучылар үз нәсел тарихларын өйрәнде, шәҗәрә төзү серләре белән танышты.
Татарстан гаиләләре федераль дәрәҗәдә дә уңышларга иреште. Мәскәүдә узган «Бу – безнең гаиләнеке» Бөтенроссия конкурсының финалында Казаннан Кожевников–Курушиннар гаиләсе җиңү яулап, 5 миллион сумлык сертификатка лаек булды.
Шулай ук Мәскәүдә узган III Бөтенроссия Туй фестивалендә Татарстан данын Чаллы драма театры артистлары Инсаф Һидиятуллин белән Гүзәл Шәмәгсумова яклады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, «Гаилә атнасы» республика гаиләләренең бердәмлеген һәм ныклыгын тагын бер кат күрсәтте.
– Гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, җаваплылык, өлкәннәрне хөрмәт итү кебек иң мөһим кыйммәтләр тәрбияләнә. Гаилә традицияләре – буыннан-буынга тәҗрибә тапшыруның иң көчле нигезе, – дип билгеләп үтте ул.
