Saturday 27th of June 2026 12:53:00 PM

Төяп китәләр, кайтып булышасылары килми (редакциягә килгән хат)

Төяп китәләр, кайтып булышасылары килми (редакциягә килгән хат)

Әәәәййй, утыз улың булганчы – у....к ирең булсачы, дип, дөрес тә әйткән борынгылар! Чөнки бер тамчы да ышаныч юк балаларга. Әйе-әйе, үзебез тәрбияләгән балаларыбыз, бәхәсләшмим. Барлык нәрсәләре булсын, кешедән ким-хур булмасыннар, шәһәргә киткәч тә кимсенеп йөрмәсеннәр, дип, тырыштык. Ике улыбыз да Казанда, югары белем алды. Ул вакытларда да атна саен кайтып, булышып тордылар. Ә менә өйләнгәч...

– Исәннәрмесез, саулармысез, яраткан кызларыбыз! – дип башлады сүзен дүшәмбе көнне иртәнге нәкъ сигездә шалтыратучы ханым. – Эш атнасы башының беренче минутларында ук шалтыратып, вакытыгызны алганга ачуланмагыз, яме. Аннары эшкә чыгып китәм, көн үтә, вакыт тими, онытыла.

Инде болай да әллә кайчаннан йөрим шалтыратып сөйләшергә сезнең белән, һич вәгъдәсе җитмәде ахры. Үзебезнең балалар белән мөнәсәбәтләр турында (дөресрәге, аларның безгә мөнәсәбәте) фикерләремне җиткерү теләге «Яшел Үзән» битләрендә басылган бер хатны укыгач туды. Үзем укыйм, үзем: «Һаай, нинди молодецлар, менә безгә дә шулай эшләргә кирәк, әтисе!» – дип, иремә эндәшәм.

Сүзем, берәүләрнең фатирларын сатып, очсыз бәядән генә авылдан өй алып, калган акчаларына картлык көннәрендә ял итеп, сәяхәтләр ясап яшәүчеләр турында. Ә фатирларын сатканга балалары үпкәләгән, без аңа бик өметләнгән идек, дигәннәр. Менә хәзерге балалар шундый шул, әти-әни хезмәтеннән рәхәт күреп кенә яшәмәкчеләр. Безнекеләр дә шундый. Әлегәчә игътибар итмәгәнмен, шулай тиеш дип уйлаганмын бугай. Шул хатны укыгач, ике улыбыз үсеп, шәһәргә киткәннән соңгы бөтен тормышны күз алдымнан уздырдым. Аннары иремә дә аңлаттым. Ул да: «Карале, чынлап та шулай бит бу, карчык. Хәзер алар безгә ярдәм итәсе урынга, без һаман аларны ашатып, тәэмин итеп яшибез икән бит!» – ди. Аның да күзе ачылды.

Минәйтәм, әйдә, әтисе, без дә бөтен йорт-җирне, мал-туарларны сатыйк та, бер бүлмәле фатир алыйк та, безнең икебезгә артыгы кирәкми дә, рәхәтләнеп яшик, дим. Көлешәбез инде. Кая ул, гомер буе хезмәт итеп яшәгән, шәһәрнең бер бүлмәле читлегендә ял итеп яши беләбезме инде без. Һава җитмәүдән тончыгып үләрсең. Ә балаларга ачу килгән чаклар, бигрәк тә соңгы елларда, шактый.

Без карт белән карчык (диим инде, яшебез җитмешкә якынлаша) ничәшәр бозау, сыер, сарыклар, каз-үрдәк, чебиләрне икебез өчен этләнеп асрамыйбыз бит инде. Шул, балаларыбыз тук булсын дип тырышабыз. Безгә биш кило ит ярты елга җитә. Әле бәрәңгене дә бер бакча тутырып утыртудан туктамаган без. Терлекләргә дә ашатырга кирәк булгач, ничек киметәсең. Ярар, анысы, үзебездә теге «пытыргый» бар, кешегә ялынып эшләтәсе түгел. Күз алдыгызга китерәсездер безнең хуҗалыкта никадәр хезмәт икәнен. Зарлануым түгел, әлегә шөкер, ирем исән-сау булсын. Әәәәййй, утыз улың булганчы – у....к ирең булсачы, дип, дөрес тә әйткән борынгылар! Чөнки бер тамчы да ышаныч юк балаларга. Әйе-әйе, үзебез тәрбияләгән балаларыбыз, бәхәсләшмим. Барлык нәрсәләре булсын, кешедән ким-хур булмасыннар, шәһәргә киткәч тә кимсенеп йөрмәсеннәр, дип, тырыштык. Авылда үскән малайлар бер дә кул арасына керми булмый, эшләп үстеләр үзләре. Безнең йортта телефон тотып утырган кеше юк, хезмәт күп. Тәртиплеләр дә, эчми-тартмыйлар, шөкер. Әтиләре үрнәк булды. Ике улыбыз да Казанда, югары белем алды. Ул вакытларда да атна саен кайтып, булышып тордылар. Ә менә өйләнгәч, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәклеген оныттылар, дияргә була.

Бер сүзем юк, әйе, килешәм, аларның хәзер үз гаиләләре. Без әтисе белән андый юләр ата-ана түгел юк-барга да балаларны борчып, үз дигәнебезне итү өчен генә аптыратып ятмыйбыз. Әмма, кайвакытларда күмәк көч сорый торган эшләр дә бар. Менә шундый очракларда, улларыбызның кайтуларын сорап, шалтыратабыз. Ә соңгы елларда кайтмый калган чаклары күбәйгәннән күбәя бара. Әле аларның кая да булса барасылары бар, әле ниндидер планнары бар, әле тегесе, әле бусы... Олыгаеп барган әти-әниләре янына әллә нигә бер кайтып, зур эшләрне эшләшергә генә вакытлары юк. Чөнки хезмәтле йортка киленнәрнең кайтасылары килми һәм улларыбызны кайтармаска төрле сәбәп табалар. Инде болай да сүз әйтмибез. Киленнәребез кунакка гына кайта, еламыйча әзерне ашасалар рәхмәт. Бакчада бер чүп алганнары, бер идән тактасы юганнары юк.

Зарланмыйм лааа... Мин үзем дә җәлт иттерәм барысын да. Ә барлык продукцияне бушлай бездән төяп китәләр. Ел әйләнәсе ит, тавык, йомырка, эремчек, сыр, каймак – барысы да бездән. «Хәзер кибетнекен авызга да аласы килми», – дип торалар үзләре. Ә күпме хезмәт аша ул ризыкларның суыткычларга кереп тулганын уйлыйсылары килми. «Әти-әни, ул терлекләрегезне бетерегез инде, бәрәңгене ун гына буразна утыртыгыз», – дигән сүз авызларыннан бер генә тапкыр да чыкканы юк. Менә шуңа, теге хатны укыгач, башка төрле уйлар керә башлады. Без дә яшәрә бармыйбыз, авырткан-сызланган җирләребез артканнан-артып бара. Вәт, минәйтәм, ул хатны язучы кебек, бөтен терлекләрне сатып бетереп, үзебез өчен генә яши башласак, нишләрләр иде икән әзергә-бәзерне ашарга өйрәнгән балалар?! Инде, ирем әйтә, башка шалтыратмыйм да, әнә берәр күршегә әйтәм булышырга, ди. Үпкәли ул да. Үпкәләрлек тә. Без аларны тук итү өчен алны-ялны белмибез, ә аларның вакытлары юк. Бернәрсә дә бирми башласак, барлык әйберне сатып алып ашый башласалар белерләр иде кадерне! Алар бит суган белән кишернең дә күпме торганын гына да белми, башкасын әйтмим дә.

Менә шулар, кызлар, рәхмәт тыңлавыгызга. Газетага бастырыгыз әле, укысыннар башкалар да. Балаларыбызны картлык көнебездә терәк булырлар дип табып үстерәбез. Ә хәзер аларның, ирем әйтмешли, «понятие»ләре бөтенләй башка төрле. Үзләре турында гына уйлаучы буын тәрбияләдек бугай һәм шуны күзәтәм: хәзер өйләнеп тормыш коручы барлык егетләр хатыннары кубызына биючеләр һәм, ни сәбәпледер, хатыннарыннан куркып торучылар. Ирлек горурлыклары каядыр аларның, белмим.

Исемемне күрсәтмәгез инде.