Monday 27th of July 2026 08:59:14 PM

«Онытылган» банк картасына кагылмагыз: мошенникларның яңа алдау схемасы ачыкланган

Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны мошенникларның яңа алдау ысулы турында кисәтте.

Хәзер аферистлар банкоматта махсус рәвештә банк картасын калдыра, ә аны кулына алган кешене урлауда гаепләп, акча таләп итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, җинаятьче банк картасын банкоматта махсус калдырып китә. Бераздан үзен карта хуҗасы дип таныткан кеше, кайчак хәтта «шаһитлар» белән бергә килеп, картаны тапкан кешене акча урлауда гаепли. Шуннан соң ул «мәсьәләне полициягә җиткермичә генә хәл итәргә» тәкъдим итеп, акча таләп итә.

Эчке эшләр министрлыгында мондый хәлгә юлыккан очракта бәхәскә кермәскә, акча бирмәскә һәм шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакырырга киңәш итәләр.

Моннан тыш, ведомство мошенникларның тагын бер киң таралган схемасы турында искәртә. Аферистлар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып шалтырата һәм, имеш, счетыгыз «Антифрод» системасы тарафыннан шикле операцияләр аркасында блокланган, дип хәбәр итә. Шушы сылтау белән алар банк картасы реквизитларын, кодларны яки шәхси мәгълүматларны белергә тырыша.

Эчке эшләр министрлыгы искәртүенчә, чын банк хезмәткәрләре телефон аша карта реквизитларын, SMS-кодларны яки парольләрне сорамый. Шикле шалтырату килгән очракта сөйләшүне өзәргә һәм банкның рәсми кайнар линиясе аша гына мәгълүматны ачыкларга кирәк.

Моңарчы шулай ук мошенникларның үзләрен югары уку йортлары җитәкчеләре – ректорлар, деканнар һәм башка вазифаи затлар итеп таныштырып, студентларны һәм аларның әти-әниләрен алдау очраклары турында да хәбәр ителгән иде.