Wednesday 8th of July 2026 06:12:39 PM

Рөстәм Миңнеханов Казанда Орнелла Мути һәм Луселия Сантос белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында чараның илчеләрен – Италия актрисасы Орнелла Мутины һәм Бразилия актрисасы Луселия Сантосны сәламләде. Бу хактагы видеоны Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең «МАКС» мессенджерындагы каналында урнаштырды.

«Рөстәм Миңнеханов халыкара кулланучылар кооперациясе форумында Орнелла Мути һәм Луселия Сантосны («Рабыня Изаура» сериалыннан) сәламли», – дип язды Лилия Галимова.

Тамашачыларга «Рабыня Изаура» сериалындагы роле белән таныш булган Луселия Сантос форум алдыннан Татарстанның ике гаиләсе турында фильм төшергән. Берсе – Кама Тамагы районыннан кооператорлар династиясе, икенчесе – Саба районыннан студент кооператорлар гаиләсе. Фильм чараның пленар утырышына әзер булырга тиеш иде.

Үз чиратында, «Укрощение строптивого» фильмы белән таныш булган Орнелла Мути форумда Италия кооператорларының сәламләү сүзләрен җиткерергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.