7 февральдән 9 февраленә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары атмосфера фронтлары йогынтысында формалашачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар, буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Исәп-хисаплар буенча, бу чорда республика территориясендә 10 мм дан 25 мм га кадәр явым-төшем булырга мөмкин, бу 0,5-1 айлык нормага туры килә. Явым-төшемнең иң күп өлеше Татарстанның көнбатыш районнарында һәм Казанда фаразлана.
7 февральдә төнлә белән һава температурасы минус 14-19 градус, көнчыгышта 23 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез -7..-12 градуска кадәр җылына.
8 февральдә төнлә термометр баганалары минус 8-13 градус күрсәтәчәк, көндез – минус 5-10 градус.
