Wednesday 8th of July 2026 07:15:36 PM

Татарстан табиблары беренче тапкыр ашказанын кисмичә генә шеш алган

Түбән Кама районы күппрофильле үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр ашказанының лайласыман тышчасы астындагы катламына эндоскопик операция ясаганнар. Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта сөйләп үткән.

Моңа кадәр мондый катламдагы шешне алу өчен ашказанының бер өлешен кисеп алырга туры килгән. Ә бу очракта табиблар аны бөтен килеш саклап калган.

“Чын мәгънәсендә лайласыман тышча астында эшлибез. ФГДС тикшеренүе нәтиҗәсендә сырхауның ашказанында шеш барлыгы ачыкланган. Аның тирәнгә түгел, бәлки киңлеккә үсүе – лайласыман тышча астын келәм кебек каплап килүе билгеләнгән. Вакытында алмаган очракта, шешнең онкологиягә китерү куркынычы бик зур иде”, – дип аңлаткан хастаханәнең эндоскопия бүлеге мөдире Булат Арсланов.

Операция ике сәгать дәвам иткән. Табиб сырхауның авыз куышлыгы аша эндоскоп кертеп, ике яссы шешне саклык белән генә кисеп алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.