Friday 15th of May 2026 11:55:40 AM

Казан Кремле диварында рекорд куелды

«КазаньФорум»ның мәдәни программасы һәм Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы елын рәсми рәвештә ачу кысасында Казан Кремле диварында 481 метр озынлыктагы иң озын яңалыклар юлы эшли башлады.

Проект «Дзен» яңалыклар платформасы, Dreamlaser халыкара мультимедиа компаниясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы катнашында гамәлгә ашырыла.

Кичә Россия Рекордлар китабы вәкиле рәсми рәвештә иң озын «йөгерек юл» номинациясендә рекорд теркәде.

Дивардагы яңалыклар юлын 16 майга кадәр күрергә мөмкин. Моннан тыш, беренче тапкыр Кол-Шәриф мәчетендә масштаблы мэппинг-шоу да күрсәтәләр.