Friday 15th of May 2026 01:03:35 PM

Казанда яшь пешекчеләр халыкара турниры башланды

Башкалада узучы XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы кысасында ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры башланды.

Анда дөньяның 18 иленнән 16 дан алып 25 яшькә кадәрге пешекчеләр катнаша. “Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел аның форматын да үзгәрттек. Алдагы елларда катнашучылар бәйгедә тәкъдим ителәчәк ризык, аның технологиясен өйдән әзерләп килсә, быел алар “кара тартма” белән эш итәчәк.

Ягъни, ризык әзерләячәк азык-төлек исемлеген бәйге башлангач кына беләчәкләр. Уйларга биш минут вакыт биреләчәк”, – дип сөйләде форумның матбугат үзәгендә узган очрашуда Татарстан һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова.

Турнирның судьялар коллегиясе рәисе Андрей Саховский сүзләренә караганда, иң мөһиме – әзер ризык тәмле булырга тиеш. “Әгәр сез рестораннан чыгып киттегез дә, нәрсә ашаганыгызны оныттыгыз икән, димәк, пешекчегә карата сораулар бар. Без ризык тәме аша төрле илләрне бәялибез”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.