Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсе Кузнецк районында Дәхтәрни авылында узачак.
Бу хакта бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте, дип яза Татар-информ.
Ул Сабан туена махсус күргәзмә әзерләнәчәген билгеләп үтте.
БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, Омскида Сабан туе көнне Муса Җәлилгә бюст ачылышы ниятләнә.
Федераль Сабан туе 18 июльдә Омск шәһәрендә узачак.
Данис Шакиров быел татар эшмәкәрләре җыенында хәләл продукциягә басым ясалуын әйтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
